+2 °С
Болытлы
Производство календаре буенча, 23 февраль – бәйрәм көне, ә 22 февральдәге эш көне бер сәгатькә кыскара, дип өстәде хезмәт хокугы буенча эксперт Татьяна Нечаева РИА Новости агентлыгы белән әңгәмәдә.
«Хезмәткәрләр ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ файдалансын өчен яллар башка көннәргә күчерелүе ихтимал, шуңа күрә март аенда безне 28 февральдән 5 мартка тиклем алты көнлек эш атнасы көтә (шимбә бәйрәм алды көне дип исәпләнә һәм бер сәгатькә кыскара)», – дип билгеләде ул.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.