Барлык яңалыклар
Новости
23 февраль 2022, 10:15

Радий Хәбиров 23 февральне лаеклы билгеләргә кушты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү хакында сөйләде.

Радий Хәбиров 23 февральне лаеклы билгеләргә кушты
Радий Хәбиров 23 февральне лаеклы билгеләргә кушты

«Безнең иң яраткан һәм мөһим бәйрәмнәребезнең берсе – Ватанны саклаучылар көне. Сөекле хатын-кызларыбыз кадерле ирләренә бүләкләр сатып алгандыр инде. Бөтен муниципалитетлардан чаралар үткәрүләрен сорадым. Белүегезчә, җомгадан QR-кодларга кагылышлы чикләүләр гамәлдән чыгарылды. 23 февральдә республика чаралары – чәчкә салу, тантаналы утырыш, бай программа була», – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Шулай ук ул республиканың район хакимиятләре башлыкларына хәрби хәрәкәтләр ветераннарын һәм хәрби конфликтларда һәлак булганнарның гаиләләрен котларга кушты.

«Хөрмәтле коллегалар, муниципалитет башлыклары, әлбәттә, отставкадагы офицерлар, хәрби хәрәкәтләрдә зыян күргән хәрбиләр, хәрби хезмәт инвалидларының һәм башкаларның игътибардан читтә калмавы мөһим. Менә шуңа игътибар итүегезне сорыйм. Әлбәттә, һәр муниципалитет, һәр башлык уллары Чечен сугышында яки Әфган сугышында, яки башка кораллы конфликтларда һәлак булганнарның әти-әниләрен йөреп чыгарга мөмкин», – диде Радий Хәбиров.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: