Новости
24 Февраля 2022, 06:35

Диспансерлаштыру башланды

Башкортстанда өлкәннәрне һәм балаларны диспансерлаштыру тергезелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Диспансерлаштыру башландыДиспансерлаштыру башланды
Диспансерлаштыру башланды

Хәтерегезгә төшерәбез, ул Сovid-19 буенча хәлнең тотрыксыз булуына бәйле туктатылган иде. Бу гражданнарның аерым категорияләрен диспансерлаштыру, шулай ук көндезге стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтүгә дә кагыла. Карар коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймау буенча Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика оператив штабы утырышында кабул ителде.

Диспансерлаштыру 18-39 яшьлекләргә – өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәннәргә ел саен үткәрелә.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2022 елда 18, 21, 24, 27, 30, 33, 36 яки 39 яше тулганнар, шулай ук ковид белән чирләгәннәр тикшерү үтәргә тиеш.

Тикшерүгә, диспансерлаштыруга яки профессиональ тикшерүгә Дәүләт хезмәтләре, 122 телефоны аша яки поликлиникага шалтыратып, шулай ук Башкортстан Республикасы докторы Бердәм медицина порталында язылырга мөмкин. 

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас