Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2022, 17:30

Русиянең таянычы һәм калканы

Ватанны саклаучылар көнендә Үзәк мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды.

Русиянең таянычы һәм калканы
Русиянең таянычы һәм калканы

Ямьле февраль көнендә ветераннарны һәм әлеге вакытта кулларына корал тотып туган илләрен саклаучыларны хөрмәтләделәр. Тантаналы шартларда дәүләт флагы кертелде, Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе гимннары яңгырады. Кунакларны муниципалитет хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ихсан Бәдретдинов котлады.

– Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт, кораллы көчләр ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр һәм Русия армиясенә хәрби хезмәткә чакырылырга әзерләнүчеләр! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бәйрәм, беренче чиратта, гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаучыларга, илнең тыныч тормышын намус белән саклаучыларга багышланган. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Әфганстан юлларын узган батыр сугышчыларны – Ватанга тугрылык сакларга ант иткән кешеләрне ихтирам итәбез.

Һәр йортта, һәр гаиләдә данлы улларыбыз турында якты истәлекләр саклана. Ватаныбыз кушуы буенча безнең чикләрне сакларга әзер булган ир-атларны котлыйбыз...

Ихсан Бәдретдинов хәрби җыеннарда иң актив катнашкан бәләбәйлеләрне билгеләп үтте. Лейтенант Алексей Пипекин, өлкән сержант Алексей Меньшаков, кече сержант Евгений Ильясов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 – Бу Русия календаренда үзенчәлекле дата, – дип ассызыклады Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарының хәрби комиссары Рөстәм Сәхабов. – Бу көнне без тыныч тормыш сагында торучыларга хөрмәт күрсәтәбез. Ватанга тугрылык, батырлык, фидакарьлек һәм сугышчан осталык – бөек Русиянең тотрыклылыгы һәм иминлеге гаранты. Тарих күп тапкырлар исбатлады: куркыныч янаган минутта хәрбиләр белән бергә бар ил кузгалды. Ватанга фидакарь хезмәт күрсәтүчеләр алдында түбәнчелек белән баш иям!

Рөстәм Сәхабов хокук саклау органнары ветераннарына, Чернобыль АЭСында аварияне бетерүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул хәрби комиссариатка һәрчак теләктәшлек белдереп торучы  Аксаков авыл советы башлыгы Эльвира Абдрахмановага, “Водоканал” җәмгыяте директоры Владимир Зубовка, “БелЗАН” директоры Тимур Галиәхмәтовка, “Бәләбәй коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте директоры Азат Хәйбуллинга рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәләбәй муниципаль районы Советы рәисе Сергей Лущиц та геройларны котлады.

– Бу көнне дәүләтебез өчен җаваплы ирләрне зурлау күңелле. Хәрби традицияләр безнең Ватанда, безнең җирдә тынычлык иминлеге нигезе булып тора. Сезгә сәламәтлек, иминлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс дәрт, ныклы рух телим!

Сергей Анатольевич ветераннар оешмасы лидерларының берсе – Тәбәрис Биктимеровка БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасын тапшырды.

Тамашачылар котлаулардан соң Мәдәният сарае иҗат коллективларының бәйрәм концертын карадылар.

Анна Лапина.

Елена Торгашова фотосы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: