«Ай азагына тиклем һәм мартның тәүге көннәрендә Русия биләмәсендә температура нормадан югарырак була. Әгәр илнең Европа өлешендә алдагы биш көндә аномалияләр плюс дүрт-биш градус булса, Көнбатыш Себердә, Красноярск краенда – плюс сигез градус, ә иң зур аномалияләр – Чукоткада», – дип белдерде ул.
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, җомга, 25 февральдә, көндез урыны белән бераз җепшек кар ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы көндез +3,-2 градус.
Шимбә, 26 февральдә, әллә ни явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә -8,-13, көндез +1,-4.
Якшәмбе, 27 февральдә, төньяк районнарда бераз җепшек кар ява, калган биләмәдә явым-төшем юк. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Һава температурасы төнлә -6,-11, көндез +1,-4.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.