Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары беренче укуда «Башкортстан Республикасында авыл старосталары турында» Башкортстан Республикасы Законының 5нче һәм 6нчы статьяларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын хуплады.
«Старосталар урындагы үзидарә органнарына аларның кайбер юнәлешәр буенча гамәли эшмәкәрлегендә булышлык итәргә һәм урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш. Авыл биләмәсе, шәһәр округы вәкиллекле органының авыл мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелгән утырышларында старосталар киңәшләшү тавышы хокугы белән катнаша», – диде республика парламенты спикеры Константин Толкачев.
«Старосталар институтының барлыкка килүе һәм үсеше ерак үткәннәргә барып тоташа, ә республикабызда тиешле хокуки мөнәсәбәтләрне көйләгән закон 2019 елда кабул ителде. Авыл халкы арасында мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә әзер булган актив кешеләр бар, ләкин моның өчен аларның җитәрлек вәкаләтләре юк. Староста статусы аларга шундай хокук бирә. Тәкъдим ителгән закон проекты урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне нәтиҗәлерәк хәл итү өчен шушы институтны үстерүгә юнәлтелгән», – диде Толкачев.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.