Новости
27 Февраля 2022, 12:35

Хөкүмәт эре компанияләргә ярдәм итәчәк

Санкцияләр исемлегенә кергән компанияләрнең эшчәнлеген тәэмин итү өчен Русия Хөкүмәте тиешле чаралар күрәчәк. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Хөкүмәт  эре компанияләргә ярдәм итәчәкХөкүмәт  эре компанияләргә ярдәм итәчәк
Хөкүмәт эре компанияләргә ярдәм итәчәк

Русия Хөкүмәте финанс базарларын һәм Русиянең эре компанияләрен санкцияләр һәм башка янаулардан саклау чараларының әзерлеге турында белдерде, диелә Министрлар Кабинеты хәбәрендә. Анда билгеләп үтелгәнчә, финанс системасының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен Русиядә җитәрлек ресурслар бар. 

«Финанс базарларын һәм аерым компанияләрне мөмкин булган санкцияләр һәм башка янаулардан саклау чаралары буенча төгәл планнар формалаштырылды. Бу эш кысаларында санкцияләр кертү нәтиҗәләрен имитацияләү модельләштерүе (стресс-тестлар) үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча төгәл гамәлләр планы төзелде. Финанс базары һәм эре компанияләр аларны гамәлгә ашыруга тулысынча әзер», – диелә мөрәҗәгатьтә. 

Русия Финанс министрлыгы һәм Русия Банкы финанс базарындагы вәзгыятьне күзәтүне дәвам итәчәк һәм кирәк булганда, финанс тотрыклылыгын саклап калу өчен, өстәмә чаралар күрәчәк.

«Русия Федерациясе Хөкүмәте санкцияләр исемлегенә кергән компанияләрнең тотрыклы эшен тәэмин итүгә, эш урыннарын һәм хезмәт хакларын саклауга ярдәм итәчәк», – диелә мәгълүматта.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас