

«Халыкара хокук нормалары нигезендә, Европа дәүләтләренең Русия авиаташучылары тарафыннан эксплуатацияләнә һәм/яки Русиядә теркәлгән гражданлык һава суднолары очышларын башкаруны тыюга җавап чарасы сыйфатында, 36 дәүләтнең авиаташучыларына очышлар башкаруга чикләүләр кертелде», – диелә ведомствоның матбугат релизында.
Чикләүләр Австрия, Албания, Англия, Бельгия, Болгария, Британиянең Виргин утраулары, Бөек Британия, Венгрия, Германия, Гибралтар, Греция, Дания (Гренландия, Фарер утраулары, Территориаль диңгез), Джерси, Ирландия, Исландия, Испания, Италия, Канада, Кипр, Латвия, Литва, Люксембург, Мальта, Нидерланд, Норвегия, Польша, Португалия, Румыния, Словакия, Словения, Финляндия, Чехия, Хорватия, Чехия, Швеция, Эстония дәүләтләренең авиакомпанияләренә кагыла.
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.