Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2022, 10:20

Олимпиячыларга дәүләт наградалары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды

Башкортстан спортчылары Кытайдагы XIII Кышкы паралимпия уеннарына әзерләнә. Русиянең атказанган спорт мастеры, 2014 елда Сочида үткән Паралимпия уеннарының бронза призеры Александр Давидович Италиядән видеобәйләнеш аша чыгыш ясады.

Олимпиячыларга дәүләт наградалары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды
Олимпиячыларга дәүләт наградалары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды

«Без коронавируска ПЦР-тестлар тапшырдык, барсы да Паралимпияда катнаша. Иртәгә үк Пекинга очабыз. Кәеф күтәренке!», – дип хәбәр итте Александр Давидович Башкортстан Башлыгының олимпиячылар белән очрашуында.

13 тапкыр Паралимпия чемпионы, күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, Русия Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова спортчыларга һәм аларның тренерларына махсус стипендия булдыру башлангычы белән чыгыш ясады.

Радий Хәбиров спорт ветераннарына этаплап матди ярдәм булдыру программасын әзерләргә кушты.

Физик культураны һәм югары казанышлы спортны үстерүгә өстәмә акча юнәлтү өчен республика казнасына төзәтмәләр әзерләнә, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

«Гомум алганда, барыбыз да актив эшләдек. Гомум эшебезнең нәтиҗәсе күренә: республика спортчылары – олимпия медальләре белән! – дип йомгак ясады Радий Хәбиров. – Без атлетларыбыз белән горурланабыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез».

Очрашу азагында Радий Хәбиров олимпиячыларны һәм аларның тренерларын дәүләт наградалары, акчага сертификатлар белән бүләкләде. Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгының 2020 елның 28 октябрендәге указына ярашлы, 2011 елдан тәүге тапкыр Олимпия уеннары җиңүчеләрен һәм призерларын матди дәртләндерү суммасы арттырылды. Беренче урын өчен спортчыга – 2 миллион сум, ә аның тренерына 1 миллион сум бирелә. Икенче урын – 1,5 миллион сум (750 мең сум), өченче урын – 1 миллион сум (500 мең сум).

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: