Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2022, 17:40

37 меңнән артык кеше COVID-19 белән чирли

Республиканың яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабы чиргә бәйле мәгълүматларны яңартты. 3 мартка Башкортстанда чир йоктыруның 232 189 очрагы ачыкланган, 3 314е – соңгы тәүлектә.

37 меңнән артык кеше COVID-19 белән чирли
37 меңнән артык кеше COVID-19 белән чирли

Ковид-госпитальләрдә 297 кеше ята, аларның 35е авыр хәлдә. Ә 37 236 кеше амбулатор шартларда дәвалана. Барлыгы 189 384 кеше авыруны җиңгән. Соңгы тәүлектә – 20, ә пандемия чорында 5 272 пациент якты дөнья белән хушлашкан.

Башкортстанда 2 331 440 кеше яки халыкның 93,8% вакцинаның ике компонентын да алган. Республика 12-18 яшьлек балалар өчен «Спутник М» вакцинасының икенче партиясен китерүләрен көтә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: