Барлык яңалыклар
Новости
4 март 2022, 10:55

IKEA гипермаркеты ябыла

Бу Швеция концернының Русиядә һәм Белоруссиядә үз эшен туктатуына бәйле.

IKEA гипермаркеты ябыла
IKEA гипермаркеты ябыла

«Дөньядагы хәл-вакыйгалар кешеләргә көчле йогынты ясый, шулай ук товар белән тәэмин итүдә һәм сәүдә шартларында бозуларга китерә. Шуңа күрә Ингка компанияләр төркеме Русиядә ИКЕА гипермаркетының эшен туктатырга карар итте. Бу исә:

- Интер ИКЕА төркеме Русиядә һәм Белоруссиядә импортны һәм экспортны туктата;

- Интер ИКЕА төркеме Русиядә җитештерү процесларын туктата;

- Ингка компанияләр төркеме Русиядә ИКЕА магазиннарында, интернет-магазинда һәм студияләрендә сатуны туктата. МЕГА очрашулар өчен киңлек гадәти режимда эшли.

Бу карарлар ИКЕАның 15 мең хезмәткәренә кагыла. Ингка компанияләр төркеме өчен төп максат – эш урынын саклау һәм керемнең тотрыклыгын тәэмин итү, шулай ук Русиядә, Белоруссиядә, Украинада хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү», дип билгеләнә белдерүдә.

Хәтерегезгә төшерәбез, Уфада IKEA гипермаркеты 2011 елның августында ачылган иде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: