

Алар – II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медален алган БДМУ проректоры Виталий Викторов һәм Пирогов ордены белән бүләкләнгән дәвалау факультеты деканы Дамир Вәлишин.
«Хезмәтебезне югары бәяләгән өчен Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга ихлас рәхмәтемне белдерәм! Бу – яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча Башкортстан табиблары командасының эш нәтиҗәсе һәм республиканың барлык медицина хезмәткәрләренең эшенә бәя», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Дамир Вәлишин.
Русиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 220гә якын табиб дәүләт наградалары белән бүләкләнде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.