

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2022 елда килешү вакыты гамәлдән чыккан льготалы инвестиция кредитлары буенча түләүләрне ярты елга кичектерү хокугына ия булды.
Сүз 2022 елның 1 мартыннан 31 маена тиклемге чорга туры килгән түләүләр хакында бара. Банк кредит каникулларын бирү турында уңай карар кабул итсә, аграрийларның шундый түләүләрен алты айга кичектерүләре ихтимал.
Быел килешү вакыты тәмамланган кыска вакытлы льготалы займнар өчен кредит вакытын тагы бер елга озайту мөмкинлеге дә каралган. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре айлык түләүләр күләмен азайтырга һәм кредит йөкләмәсен киметергә мөмкин.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.