

АКШ Берләшкән двигательләр эшләү компаниясенә санкцияләр кертте («Ростех» дәүләт корпорациясенең бер өлеше). Бу турыда 6 мартта билгеле булды. Уфа моторлар эшләү берекмәсе – хәрби истребительләр өчен двигательләр җитештергән һәм гражданнар авиациясе өчен двигательләр эшләүдә катнашкан предприятие Берләшкән двигательләр эшләү компаниясенә карый. Киң мәгълүмат чараларында беркайчан да Уфа моторлар эшләү берекмәсе двигательләре куелган самолетларны Америкага җибәрүләре турында хәбәр басылганы юк иде.
Салават химия заводына карата да («Газпром нефтехим Салават» структурасына карый) санкцияләр кертелде, бу турыда 6 мартта Роскосмос җитәкчесе Дмитрий Рогозин хәбәр итте. Башкортстан заводы континентальара баллистик ракеталар өчен ягулык җитештерә.
АКШ һәм аның союздашлары Русиянең 22 оборона предприятиесенә каршы санкцияләр игълан итте.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.