Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 9 мартта, республикада урыны белән бераз кар явуы, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил көнчыгыштан талгын. Һава температурасы көндез -3, -8°, урыны белән -12°.
Пәнҗешәмбе, 10 мартта, шулай ук бераз кар явуы көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык. Җил көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә -10, -15°, аязганда -18, -23°, көндез -4, -9°.
Җомга, 11 мартта, кар явуы мөмкин. Җил көнчыгыштан талгын. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исә. Һава температурасы төнлә -15, -20°, аязганда -23, -28°, көндез -10, -15°, урыны белән -5°.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.