«Без яңа карар кабул иттек – 8-16 яшьлек балаларга, атап әйткәндә, аз керемле барлык гаиләләр өчен түләүләр билгеләргә, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Бу чара 1 апрельдән гамәлгә кертелә, акча майда түләнә башлый», – диде дәүләт башлыгы.
Хәзерге вакытта илдә йөкле хатын-кызларга һәм җиде яшькә тиклемге балалар тәрбияләгән аз керемле гаиләләргә айлык дәүләт ярдәме күрсәтелә, дип билгеләде Владимир Путин. Моннан тыш, Русия Президенты 8-16 яшьтәге балаларын ялгыз караган ата-аналарга ярдәм турында искә төшерде.
«Дәүләт үз ягыннан гаиләләргә ярдәм итү өчен барсын да эшләр. Бу безнең өстенлекле юнәлеш», – диде Владимир Путин.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.