Барлык яңалыклар
Новости
11 март 2022, 12:35

Рим Хәсәнов 75 яшен билгели

Легендар композитор, 400дән артык  җыр, балладалар һәм романслар авторы, Уфаның почетлы гражданы Рим Хәсәновка 75 яшь тулды. Композиторны юбилее белән республика җитәкчесе дә котлады.

Рим Хәсәнов 75 яшен билгели
Рим Хәсәнов 75 яшен билгели

Рим Хәсәнов – совет һәм башкорт композиторы, автор-башкаручы, язучы, СССРның Композиторлар союзы һәм Русиянең Язучылар союзы әгъзасы, Башкорт АССРының атказанган сәнгать эшмәкәре, Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең почетлы гражданы. Рим Хәсәновның иҗаты башкорт сәнгатенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Ике балет, бик күп хор, камера-инструменталь, симфоник әсәрләр, шул исәптән театр, радио һәм кино өчен музыка, 400дән артык  җыр, балладалар һәм романслар, шулай ук пьесалар авторы.

Рим Хәсәнов бүген дә иҗат итүдән туктамый. 2021 елда аның пьесалары һәм шигырьләре дөнья күрде. «Биш пьеса» һәм «Шигырьләр. Беренче китап» китапларын Русия каталогында һәм илнең зур китапханәләрендә табарга мөмкин.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: