Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2022, 17:50

Русияне Visa һәм Mastercard түләү системаларыннан чыгардылар

Visa һәм Mastercard халыкара түләү системалары 10 марттан Русиядә эшләүдән туктады. Бу турыда Башкортстан Милли банкы (Русия банкы филиалы) идарәчесе Марат Кашапов аңлатма бирде.

Русияне Visa һәм Mastercard түләү системаларыннан чыгардылар
Русияне Visa һәм Mastercard түләү системаларыннан чыгардылар

«Шушы системаларның Русия банкларында чыгарылган карталары илебездә нормаль режимда эшли, ләкин чит илләрдә һәм аларның онлайн-магазиннарында, шулай ук ApplePay һәм GooglePay сервислары эшләүдән туктый.

Русиядә Visa һәм Mastercard карталары гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы эшли. Алар белән товарлар һәм хезмәтләр өчен түләргә, картага акча салырга, банкоматларда акча алырга, картадан картага акча күчерергә мөмкин.

Күп банклар бу карталарның гамәлдә булу вакытын озайтуы хакында белдерде. Моннан соң банклар үзләренең клиентлары өчен «Мир» карталарын чыгара.

 «Мир» картасы белән халыкара түләү системалары картасындагы кебек үк операцияларне башкарырга мөмкин. Бу картага смартфон ярдәмендә түләү өчен MirPay сервисын да тоташтырырга була», – дип киңәш бирде финансист.

Хәтерегезгә төшерәбез, «Мир» карталары Төркиядә, Вьетнамда, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Казахстанда, Кыргызстанда,Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Көньяк Осетиядә һәм Абхазиядә кабул ителә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: