Барлык яңалыклар
Новости
14 март 2022, 16:00

Аек авыллар булырмы?

Күгәрчен районы Үрге Мөрсәләй, Ходайбирдин һәм Сәлих авыллары халкы үз биләмәсендә алкоголь сатуны тыю турында башлангыч белән чыгыш ясады.

Аек авыллар булырмы?
Аек авыллар булырмы?

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, гражданнарның мондый хокугы бар.

Закон проекты Башкортстан Хөкүмәтенә гыйнвар азагында ук җибәрелгән. Әлегә аның буенча карар кабул ителмәгән, дип хәбәр иттеләр Дәүләт Җыелышының матбугат хезмәтеннән.

Моннан тыш, шушы көннәрдә Куергазы районы Якшембәт һәм Якут авылларында яшәүчеләр дә «коры закон» кертергә теләүләре хакында белдергән. Бу авыллар «Аек  авыл» конкурсында актив катнаша.

Республика парламенты спикеры билгеләвенчә, хәмер сатуны тыю сәламәт яшәү рәвеше мәдәниятен булдыруны гарантияләми.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: