Барлык яңалыклар
Новости
14 март 2022, 12:25

Башкортстан качакларны кабул итәргә әзерләнә

Русия Хөкүмәте ил төбәкләре арасында Донбасстан һәм Украинадан мәҗбүри күченүчеләрне кабул итү буенча квоталар бүлде. Тиешле документ Русиянең рәсми интернет-порталында басылган.

Башкортстан качакларны кабул итәргә әзерләнә
Башкортстан качакларны кабул итәргә әзерләнә

Русия Хөкүмәте карарына ярашлы, субъектларда барлыгы 96 мең чамасы кешене урнаштыру планлаштырыла. Аларның 1867сен Башкортстан кабул итәргә тиеш.

Донбасстан һәм Украинадан күченүчеләрнең күпчелеге Воронеж өлкәсендә, Краснодар краенда, Кырымда, шулай ук Ростов һәм Белгород өлкәләрендә кала.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: