Барлык яңалыклар
Новости
14 март 2022, 11:35

Шикәрне башка төбәкләргә чыгару туктатыла

Башкортстан хакимияте шикәр заводлары белән Русиянең башка төбәкләренә продукция озатуны вакытлыча туктату турында сөйләшеп килеште. Татлы азык  җитештерүчеләр хакимияткә каршы килмәде һәм вакытлыча республика базарына юнәлеш алырга ризалашты.

Шикәрне башка төбәкләргә чыгару туктатыла
Шикәрне башка төбәкләргә чыгару туктатыла

«Ретейлерлар билгеләвенчә, соңгы дүрт көндә шикәргә сорау – 2,3, ә кайдадыр 5 тапкырга арткан, – дип белдерде Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев. – Сүз дефицит хакында бармый, күп җитештерүчеләр товарны вакытында китереп, бушатып өлгерми. Шул ук вакытта ретейлерлар ихтыяҗны тәэмин итү өчен шикәр сатып алу күләмен берничә тапкырга арттырды».

Әйткәндәй, Башкортстан – чөгендер шикәре җитештерү буенча алдынгы төбәкләр исәбендә. Былтыр республикабызның шушы продукт белән үз-үзен тәэмин итү кимәле 200%ка җиткән.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: