Барлык яңалыклар
Новости
15 март 2022, 15:25

Дүрт алтын табу предприятиесенең эшмәкәрлеге туктатылды

Башкортстанның ике районында дүрт алтын табу компаниясенең эшмәкәрлеге туктатылды.

Дүрт алтын табу предприятиесенең эшмәкәрлеге туктатылды
Дүрт алтын табу предприятиесенең эшмәкәрлеге туктатылды

«Учалы районында – «Альтинвест», «Баширемельресурс», Баймак районында «Таналык» һәм «Граф» предприятиеләренең эше туктатылды», – диде Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Азат Бадранов дүшәмбе оператив киңәшмәдә.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт соңгы ике компаниянең эшмәкәрлегеннән зыянны барлыгы 1 миллиард сумнан артык бәяләде.

Шулай ук Кырмыскалы районында Олы Толпак күлендә ком карьерын эшкәртү туктатылды.

Күлгә урындагы әһәмияттәге табигать комарткысы статусы бирелде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: