Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2022, 15:00

Ратмир Мәүлиев Уфа мэры итеп билгеләнде

Уфа шәһәр Советының чираттан тыш утырышында хакимият башлыгы вазыйфасын башкаручы Ратмир Мәүлиев рәсми рәвештә Башкортстанның башкаласы мэры итеп билгеләнде. Аның кандидатурасы өчен 31 депутат тавыш бирде.

Ратмир Мәүлиев Уфа мэры итеп билгеләнде
Ратмир Мәүлиев Уфа мэры итеп билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы, конкурс комиссиясе рәисе Урал Килсенбаев сүзләренчә, конкурста катнашу өчен 8 кандидат документ тапшырган. Ратмир Мәүлиевтан тыш, «102тендер.ру аутсорсинг агентлыгы» директоры Азамат Галин, «Уфагорсвет» предприятиесе директоры Илдар Чанышев һәм Яшелчә-җимеш продукциясе импортёрлары ассоциациясе вице-президенты, шәһәр Советы депутаты Артур Шәйнуров сайлап алынган. Урал Килсенбаев кандидатларның биографиясе һәм конкурс комиссиясе йомгаклары буенча һәрберсенең рейтингы белән таныштырды.

«Бүген – Башкортстанның башкаласы өчен мөһим көн. Уфаны яшәү өчен уңайлы шәһәр итеп күрәм. Башкала белән идарә итү алымнарын үзгәртергә вакыт җитте. Шәһәргә заманча медицина кирәк, Уфа яшел башкала статусын расларга тиеш. Хәбиров командасының төп максаты – халыкның лаеклы яшәү кимәлен тәэмин итү», – диде Ратмир Мәүлиев шәһәр Советы депутатлары алдындагы чыгышында.

Ул шулай ук эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, тикшерүләрне киметү һәм халык белән даими аралашу хакында белдерде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: