Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2022, 17:15

Авыл хуҗалыгына ярдәм

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән чираттагы “Авыл сәгате” барышында республиканың агросәнәгать комплексын техник модернизацияләү, шулай ук язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Авыл хуҗалыгына ярдәм
Авыл хуҗалыгына ярдәм

 Республика Хөкүмәте алга таба да төбәкнең һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен аграрийларга ярдәм итәчәк. 2021 елда Башкортстанда 3444 трактор, комбайн, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары сатып алынган, бу алдагы еллардан шактый күбрәк.

Безнең муниципалитетта авыл хуҗалыгын техник модернизацияләү, язгы чәчү кампаниясенә әзерлек ничек баруы турында Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Усаков менә нәрсәләр хәбәр итте:

– Район агросәнәгать комплексының машина-трактор паркында  төрле маркалы 235 трактор, 76 йөк автомобиле, 55 ашлык җыю комбайны бар. Өч ел эчендә районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, банк кредит ресурсларын җәлеп итеп, 410 млн сумлык, шул исәптән “Росагролизинг” җәмгыяте  аша “Техника паркын яңарту” федераль программасы буенча 70 млн сумлык техника һәм җайланмалар сатып алганнар.

Шулай итеп, район хуҗалыкларына өч ел эчендә 180 берәмлек  техника һәм җайланмалар, шул исәптән 38 трактор һәм 16 ашлык җыю комплексы комбайннары өстәлгән. “Северная Нива Башкирия”, “Линда” җәмгыятьләре, К. Иванов исемендәге АПК, А. Гришанин, В. Соловьев, И. Хөснетдинов, Р. Галиуллина, С. Липилина крестьян-фермер хуҗалыкларының техника паркын яңарту белән актив шөгыльләнүен билгеләп үтәргә кирәк. 2020 елда алынган техника һәм җайланмалар өчен тотылган акчаның субсидияләр рәвешендә 23 миллион сумнан артыгы кире кайтарылган. 2022 елда дәүләт ярдәме шулай ук дәвам ителәчәк – 2021 елда сатып алынган авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары субсидияләнәчәк

Язгы кыр эшләренә 227 трактор, 70 йөк автомобиле җәлеп ителәчәк. Әлеге вакытта районның барлык хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тагылма техниканы ремонтлау башкарыла. Бүгенге көнгә трактор паркының әзерлеге 91% , ә тагылма техниканың – 94% тәшкил итә. Тракторларны техник карау безнең районда БР Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең  расланган графигы буенча 9 марттан 29 мартка кадәр үткәреләчәк.

Планлаштырылган 27468 гектар мәйданда сабан культураларын чәчү өчен, кызганычка каршы, хуҗалыкларда орлыклар җитәрлек түгел. Шуңа күрә орлыклар сатып алу, шулай ук булган орлыкларны чәчүлек кондицияләренә җиткерү эшләре  бара.

Бүгенге көнгә 1595 тонна минераль ашлама кайтарылган, бу эш бүген дә дәвам итә.

Римма Солтанова.

Автор:
Читайте нас: