Новости
20 Марта 2022, 12:00

Хакларның артуы мөмкин

Башкортстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты шәһәрдә, шәһәр янында, районда һәм муниципальара бәйләнештә җәмәгать транспортында максималь юл хакын билгеләү турында документ проектын әзерләгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хакларның артуы мөмкинХакларның артуы мөмкин
Хакларның артуы мөмкин

«Алга» картасы буенча 28 сум була.

Акча яки банк картасы белән түләгән очракта исә 33 сумга җитүе ихтимал.

Экспресс режимында эшләгән маршрутларда – 40 сум.

Шәһәр яны һәм муниципальара бәйләнештә хак юлның бер чакрымы өчен 3,3 сумнан чыгып билгеләнә. Шәһәрара бәйләнештә бер багаж урыны – 27 сум.

Яңа хакларның апрель аенда гамәлгә керүе мөмкин.  Әле «Алга» картасы белән юл хакы – 24 сум, акча һәм банк картасы белән 29 сум тора.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас