+2 °С
Болытлы
«Эпидемиологик хәл тотрыклангач, Русия тимер юллары поездларында һәм вокзалларында гамәлдәге чикләүләр әкренләп бетерелә. Мәсәлән, поездда барганда пассажирларның температурасын үлчәргә, шулай ук аларга вагон-бистроларда, вагон-рестораннарда битлек кияргә, социаль дистанцияне сакларга кирәкми», – дип билгеләделәр Русия тимер юлларының матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта күчмә составны һәм вокзалны дезинфекцияләү эшләре дәвам итә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.