+4 °С
Болытлы
Республика җитәкчесе сүзләренчә, госпитальдә пациентлар һәм табибларга яхшы шартлар булдыру өчен байтак эшләр башкарылган. Анда кирәкле дәвалау һәм диагностикалау корамаллары – КТ, УЗИ, рентген аппаратлары бар. Һәр койка-урын кислород белән тәэмин ителгән. Бокслар якты, иркен. Хастаханәдә югары квалификацияле һәм коронавирусны дәвалауда зур тәҗрибәсе булган табиблар эшли.
Радий Хәбиров ковид-госпиталь пациентларына һәм республикада яшәүчеләрнең барсына да сәламәтлек теләде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.