Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2022, 17:20

Апрель ае җылырак була

Русия Гидрометүзәге синоптиклары хәбәр итүенчә, Башкортстанда апрель ае гадәттәгедән җылырак була.

Апрель ае җылырак була
Апрель ае җылырак була

«Төньяк-Көнбатыш федераль округының көнчыгышында, Үзәк федераль округның күпчелек өлешендә, Идел буе һәм Урал федераль округларында, Себер федераль округының көньяк-көнбатыш һәм үзәк районнарында, Амур өлкәсендә, Якут Республикасының көньягында уртача айлык температураның нормадан югарырак булуы көтелә.

Үзәк, Идел буе, Урал һәм Себер федераль округларының берничә төбәгендә, Магадан өлкәсендә, Чукоткада һәм Камчатканың күпчелек өлешендә явым-төшемнең бик аз булуы ихтимал», – диелә Русия Гидрометүзәге төзегән фаразда.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: