+8 °С
Болытлы
«Икенче ел рәттән республикада күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә ярдәм чарасы – җир участогы яки 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алырга тәкъдим итәбез», – диде Башкортстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
Республикада ишле гаиләләргә – 40 мең чамасы, ә инвалид баласы булган гаиләләргә 6040 җир участогы бүленгән, дип билгеләде ул. 2021 елда 1002 һәм 120 участок, дип өстәде Наталья Полянская.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.