Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2022, 12:25

Пенсияләр арттырыла

2022 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминәте буенча пенсия (шул исәптән социаль) 8,6 процентка арта. Пенсионерның үткән елдагы яшәү минимумы үсешен исәпкә алып, ел саен 1 апрельдә пенсия күләме арттырыла, дип белдерделәр Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсендә.

Пенсияләр арттырыла
Пенсияләр арттырыла

«Республиканың 99 947 пенсионерына арттырылган пенсия түләнергә тиеш», – диде Русия Пенсия фондының республика бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров.

Быел индексация 7,7 процент кимәлендә планлаштырылган иде. Әмма, Русия президенты Владимир Путинның яшәү минимумын һәм страховка пенсияләрен 8,6 процентка индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр дә 8,6 процентка арта.

Моннан тыш, хәрбиләрнең инвалидлык буенча дәүләт пенсияләре, караучысын югалту очрагы буенча пенсияләр (һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, тол хатыннарына), Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм яугирләренең инвалидлык буенча пенсияләре, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарның һәм аларның гаилә әгъзаларының картлык буенча пенсияләре арттырыла.

Шулай ук Русия Федера­циясе Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Русия Федерациясенең Хезмәт Геройларына, Дан ордены, I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнгән гражданнарга өстәмә айлык матди тәэминәт күләме индексацияләнә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: