Новости
29 Марта 2022, 07:00

Льготалылар өчен даруларга кытлык булмаячак

Русиядә үзебездә җитештерелгән медицина изделиеләре җитәрлек, ассортиментны киңәйтү турында уйларга кирәк, дип белдерде Русиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Русия-1» телеканалы эфирында.

Добавить в предпочтительные источники Google
Льготалылар өчен даруларга кытлык булмаячакЛьготалылар өчен даруларга кытлык булмаячак
Льготалылар өчен даруларга кытлык булмаячак

Сәламәтлек саклау министры билгеләвенчә, Русиядә титаннан һәм башка материаллардан медицина изделиеләре әзерләгән производстволар җитәрлек.

«Алар җитештерелә, мәсьәлә ассортимент сәясәтен киңәйтүгә кайтып кала», – дип хәбәр итте ТАСС Михаил Мурашконың сүзләренә сылтанма белән.

Министр билгеләвенчә, Русиядә хәзер кайбер даруларга сорауның нормадан 10 тапкырга күбрәк булуы күзәтелгән.

«Иң гаҗәбе шул: препаратларның яраклылык вакыты бар. Кайберләренең ике ел гына. Бу даруларны билгеле бер вакыт эчендә эчеп бетеп булмый бит», – диде ул. Шулай ук Мурашко ил төбәкләрендә льготалылар өчен дару запасы ярты елга диярлек җитәрлек икәнен әйтте.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас