Үзешчән артистларның осталыгын Республика халык иҗаты үзәгенең театр сәнгате буенча баш белгече, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасының һәм Русиянең театр әһелләре берлеге әгъзасы Тәнзилә Калмурзина бәяләде. Үзешчән артистлар югары актерлык осталыгын күрсәттеләр. Жюрига тамашаның оригинальлеге, музыкаль бизәлеш чаралары белән куелыш, чыгышның гомуми мәдәнияте ошады.
«Дуслык» татар халык театры – Бәләбәй районының иң борынгы иҗат коллективларының берсе. Театр 1982 елда төзелгән һәм 40 ел дәвамында эшли, шулардан 35 елы – «Халык» исеме белән. Театр тамашачыларны башкорт, татар язучылары һәм драматурглары иҗаты белән таныштыра. Театрга нигез салучы һәм алыштыргысыз режиссер булып БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәсәнова тора. Иҗади эш елларында театр артистлары бер гаилә булып оештылар,үзләренең даими тамашачылары һәм театр традицияләре барлыкка килде.
Анна Лапина.