Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 2021 елда төбәктә 150 мең тонна шикәр җитештерелгән. Рамил Нуриәхмәтов ассызыклаганча, заводларда шикәр комы күп. Министр урынбасары республика халкын күпләп шикәр сатып алмаска чакырды.
Көн саен заводлар 550 тоннага якын шикәр төяп җибәрәләр. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.
Шушы көннәрдә хокук саклаучылар Казаннан килгән спекулянтны тоткарлаганнар. Ул югары бәягә 50 килограмм шикәр сатарга чамалаган. Полиция хезмәткәрләре сатучының тиешле документлары булмавын ачыклаган, өстәвенә ул шәхси эшкуар буларак теркәлмәгән булган.