-1 °С
Болытлы
Соңгы вакытта металдан һәм башка төзелеш материалларыннан продукциянең хакы төшүе күзәтелә, дип белдерде Русиянең төзелеш һәм торлак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Уртача алганда, 9 процентка.
Русия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин сүзләренчә, илдә металл продукциягә хакның артуын туктатып булды. Русиянең эчке базарында елына 42 миллион тонна кара металл кулланыла, шуның 29 миллион тоннасы, яки 70% диярлек – төзелеш тармагында, дип хәбәр итте ТАСС.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.