Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2022, 11:55

Табибларны бүләкләделәр

Ил Президенты актив тормыш позициясе һәм зур уңышларга өлгәшкән гражданнарны Русия Федерациясенең дәүләт наградалары белән бүләкләү турында указга кул куйды. Тиешле документ рәсми мәгълүмат интернет-порталында басылган.

Табибларны бүләкләделәр
Табибларны бүләкләделәр

Указда билгеләвенчә, Башкорт дәүләт медицина университеты ординаторлары Илдар Рәис улы Әпсәләмов, Рүзил Зөфәр улы Галиев һәм Руслан Рәмил улы Фәхретдинов, шулай ук Уфаның 21нче хастаханәсенең бүлек мөдире Рәмилә Зәйнулла кызы Батраева Лука Крымский медале белән бүләкләнде.

Билгеле хирург, архиепископ Симферопольский һәм  Крымский Лука хөрмәтенә аталган дәүләт наградасы сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла. Русия президенты указы белән 2020 елның 19 июнендә булдырылган.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: