Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2022, 16:20

Җәй көнендәге кебек җылы була

Синоптиклар хәбәр итүенчә, алдагы 10 көндә Башкортстанга җылы һава массалары үтеп керә, көннәрнең җәйгечә диярлек җылы булуы көтелә.

Җәй көнендәге кебек җылы була
Җәй көнендәге кебек җылы була

Бүген, 4 апрельдә, республиканың үзәк районнарында 12 градуска тиклем җылыта. Соңыннан бераз суыта, ләкин 8 апрельдә көндез һава температурасы +13 градускача җылына. Алдагы көннәрдә Уфада 19 градускача җылы көтелә, бу климат нормасыннан югарырак.

Җилнең тизлеге – секундына 19 метрга тиклем, явым-төшемнең күп булуы көтелми.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: