Новости
6 Апреля 2022, 05:40

Безне озын ял көннәре көтә

Башкортстанның Хезмәт министрлыгы май бәйрәмнәренә бәйле өстәмә ял көннәре турында искә төшерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Безне озын ял көннәре көтәБезне озын ял көннәре көтә
Безне озын ял көннәре көтә

1 майда Русиядә – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, ә 9 майда – Җиңү көне. Русия Федерациясенең Хезмәт кодексына ярашлы, алар ял дип исәпләнә. Башкортстанда быел 2 майда дин тоткан мөселманнар Ураза бәйрәмен билгели.

«Русия Хөкүмәте карарына ярашлы, 1 гыйнвардагы ял 3 майга, 2 гыйнвардагысы 10 майга күчерелде, – дип ачыклык керттеләр ведомствода. – 2022 елда 1 май якшәмбегә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре тап килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Димәк, 1 майдагы ял көне 2 майга күчерелә. Ураза бәйрәме 2 майдагы ял көненә туры килә. Димәк, 2 майдагы ял көне (дүшәмбедән) 4 майга (чәршәмбегә) күчерелә».

Шулай итеп, Башкортстанда яшәүчеләр биш көнлек эш атнасы булганда 30 апрельдә, 1, 2, 3, 4 һәм 7, 8, 9, 10 майда ял итә. Җомга, 29 апрельдә һәм 6 майда, эш көне кыскармый.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас