Новости
7 Апреля 2022, 12:57

Чирлеләр саны арткан

Республикада COVID-19 белән хастаханәгә озатылган чирлеләр арткан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чирлеләр саны артканЧирлеләр саны арткан
Чирлеләр саны арткан

Пандемия башланганнан бирле Башкортстанда 279 585 кешедә яңа коронавирус инфекциясе расланган. Бу хакта республиканың ковидка каршы көрәш буенча оперштабы хәбәр итте. Соңгы тәүлектә 468 яңа очрак теркәлгән.

Башкортстанда тәүлек эчендә ковид-госпитальләрдә пациентлар күбәйгән. 7 апрельгә 108 чирле – стационарда, ә 2 957се өендә дәвалана.

Барлыгы  270 965 кеше терелгән, аларның 511е – соңгы тәүлектә. 2 415 446 кеше вакцинаның ике компонентын да алган.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас