Новости
7 Апреля 2022, 10:45

Зур елгаларда су күтәрелә башлады

Көннәрнең җылы торуына һәм карның шәп эри башлавына бәйле, Уфада зур елгаларда суның тиз күтәрелүе күзәтелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Зур елгаларда су күтәрелә башладыЗур елгаларда су күтәрелә башлады
Зур елгаларда су күтәрелә башлады

Бер тәүлектә Агыйдел – 36 сантиметрга, Дим 25 сантиметрга күтәрелгән. Атна азагына республикада +18 градускача җылы булачагын исәпкә алганда, алдагы көннәрдә үк зур елгаларның боздан әрчелүе һәм язгы ташкын башлануы ихтимал.

Суның максималь кимәле түбәндәгечә булуы көтелә: Агыйдел елгасы – 560-660 сантиметр (уртача кимәлдә 730 сантиметр), Уфа елгасы – 610-710 сантиметр (уртача кимәлдә 770 сантиметр), Дим елгасы – 600-700 сантиметр (уртача кимәлдә 627 сантиметр).

8-14 апрельдә елгаларда боз китә башлавы ихтимал.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас