Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бердәм дәүләт имтиханын тапшыручыларның 37,3% җәмгыятьне өйрәнү фәнен сайлаган. Гадәттәгечә, информатикага һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләренә (23%), биологиягә (20,3%), физикага (19,7%), химиягә (17,9%), тарихка (12,3% ) кызыксыну зур.
Хәтерегезгә төшерәбез, унберенче класс укучылары урта гомум белем турында аттестат алу өчен рус теленнән һәм математикадан имтихан тапшырырга тиеш. Укучылар база яки профиль кимәлендәге математиканы сайларга мөмкин.
2022 елда бердәм дәүләт имтиханы өч чорда үткәрелә:
вакытыннан алда – 21 марттан 15 апрельгә тиклем;
төп – 26 майдан 2 июльгә тиклем;
өстәмә – 5-20 сентябрьдә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.