Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2022, 10:25

Бүген +17 градускача җылыта

Синоптиклар мәгълүматы буенча, бүген, 11 апрельдә, һава +12, +17 градускача җылына, республиканың көньягында 8 градуска тиклем. Әллә ни явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын.

Бүген +17 градускача җылыта
Бүген +17 градускача җылыта

Сишәмбе, 12 апрельдә, республикада урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көнчыгышта кискен. Һава температурасы төнлә +1, +6, көндез исә +9, +14 градус була.

Чәршәмбе, 13 апрельдә, шулай ук яңгыр явуы ихтимал. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көнчыгышта кискен. Һава температурасы төнлә +1,+6, көндез +9, +14, көньякта +19 градуска тиклем.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: