Новости
11 Апреля 2022, 07:18

“Бәләбәй хәбәрләре”нә ташламалы хакка язылып калыгыз!

Республикада Бөтенрусия матбугатка язылу декадасы бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Бәләбәй хәбәрләре”нә ташламалы хакка язылып калыгыз!“Бәләбәй хәбәрләре”нә ташламалы хакка язылып калыгыз!
“Бәләбәй хәбәрләре”нә ташламалы хакка язылып калыгыз!

4-14 апрельдә республиканың барлык почта бүлекчәләрендә һәм podpiska.pochta.ru сайтында ташламалы хаклар буенча язгы Бөтенрусия матбугатка язылу декадасы уза. Бу чорда, гадәттәгечә, Русия почтасы үзенең клиентларына вакытлы матбугат басмаларына язылуга һәм аларны китерүгә 30 процент күләмендә ташлама бирә.

10 көн дәвамында үзеңә һәм якыннарыңа ташламалы хаклар белән дөньяның теләсә кайсы почмагыннан, 6000дән артык басмадан торган журнал яки гәзитне сайлап, podpiska.pochta.ru сайтында, шулай ук почта элемтәсе бүлегендә язылырга мөмкин.

Шулардан чыгып, 2022 елның икенче яртыеллыгына “Бәләбәй хәбәрләре”нә язылу бәясе: үзәк почта бүлекчәләре аша – 238 сум 26 тиен, редакциянең подписка бүлеге аша: 215 сум, “Белебеевские известия”гә: үзәк почта бүлекчәләре аша  – 877 сум 02 тиен, редакциянең подписка бүлеге аша: 786 сум.

Киләчәктә очрашканга  тиклем.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас