Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2022, 10:00

Басуларда эш башланачак

Башкортстанда көннәр җылытты, шул сәбәпле бу атнада басуларда эш башланачак.

Басуларда эш башланачак
Басуларда эш башланачак

Республиканың көньягындагы кайбер предприятиеләр күпьеллык үләннәрне тукландыруга төштеләр, Әбҗәлил районында дым каплатуга тотындылар, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Ведомствода быелгы чәчү кампаниясе мәсьәләләрен тикшерделәр. Эксперт мәгълүматлары буенча, берничә районда гына туфрактагы дым уртача күпьеллык күрсәткечләрдән югары, күпчелектә – туфрактагы дым кирәккәнгә караганда азрак, шуңа күрә дым саклау эшләрен мөмкин тиклем иртәрәк башкарырга кирәк.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: