

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров янә муниципалитет башлыкларына районнарга килгән медицина хезмәткәрләренә шартлар булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.
«Алар урынлашып, халыкны ташуны оештыра алсын өчен, чөнки табиблар бөтен авылларда яшәүчеләрне тикшерә, – диде республика җитәкчесе. – «Сәламәтлек поездлары»ның нәтиҗәсе бар. Бу эшне дәвам итәргә кирәк».
Республика җитәкчесе табиблар үз эшен тәмамлагач, алар белән очрашып, башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтергә теләве хакында белдерде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.