Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2022, 12:20

Урманнарда янгын хәвефе мизгеле башланды

Көннәрнең җылытуына һәм янгын хәвефенең артуына бәйле, 2022 елның 15 апреленнән Башкортстанның урман фонды биләмәсендә янгын җәһәтеннән хәвефле мизгел ачылды, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Урманнарда янгын хәвефе мизгеле башланды
Урманнарда янгын хәвефе мизгеле башланды

Урманда түбәндәгеләр тыела:

учак ягу;

сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчеге ташлау;

шешәләр яки пыяла кисәкләрен калдыру, чөнки алар яндыргыч линзалар кебек эшләп китәргә мөмкин;

агачлар астында, акланда, үлән, шулай ук басуда, урманда камыл яндыру;

ылыслы яшь урманда, торф яткылыкларында, коры үләнле урыннарда,  шулай ук зарарланган урман участокларында учак  ягу;

урман хуҗалыгы эшләре башкарганда агач калдыкларын яндыру.

Урманда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен искәртү ясала яки административ штраф салына:

- гражданнарга – 1 500-3 000 сум;

- вазыйфалы кешеләргә – 10 000-20 000 сум;

- юридик берәмлекләргә  – 50 000-200 000 сум.

Урманда яки аның янәшәсендә нәрсәдер янганын күрсәгез, Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Төбәк диспетчер хезмәтенә яки Урман сагының бердәм номерына шалтыратыгыз: 8 (347) 218-14-14, 8 (800) 100-94-00», – дип белдерделәр министрлыкта.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: