Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2022, 17:00

Хәвефле чиргә каршы вакцинация башланды

Русиядә полиомиелитка каршы вакцинация башланды.

Хәвефле чиргә каршы вакцинация башланды
Хәвефле чиргә каршы вакцинация башланды

Роспотребнадзорның матбугат хезмәте мәгълүматларына ярашлы, вакытында яки бөтенләй прививка ясалмаган 5 яшькәчә балаларга, ЛНРдан, ДНРдан һәм Украинадан килгән 14 яшькә тиклемге балаларга эшләнә.

«Чир хәвефе югары булган илләрдән полиомиелит вирусы керү хәвефе янавы сәбәпле шундый карар кабул ителде», – дип хәбәр иттеләр ведомство вәкилләре.

Белешмә

Полиомиелит  –  инвалидлыкка китергән чир. Инфекция башлыча биш яшькә тиклемге балаларны зарарлый. Статистикага ярашлы, 200 очракның берсендә паралич сугуы күзәтелә, аны дәвалап булмый. Шундый чирлеләрнең 5-10% якты дөнья белән хушлаша. Вирус кешедән кешегә яки пычранган су, азык-төлек аша йога һәм эчәктә үрчи. Тәүге билгеләре – бизгәк тоту, ару, баш авырту, косу, аяк-кулларның сызлавы.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас