Барлык яңалыклар
Новости
18 апрель 2022, 10:30

505 млрд сум акча бүленгән

Русиядә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга түләүләргә быел 505 миллиард сум бүлеп бирелгән.

505 млрд сум акча бүленгән
505 млрд сум акча бүленгән

«Түләүләргә 363 миллиард сумга якын акча юнәлдерәбез, ел ахырына кадәр бу максатларга барлыгы 505 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Бу акча биш миллионнан артык баланың ата-анасына исәпләнә», – диде ул министрлар кабинеты утырышында хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аз керемле гаиләләр өчен пособие билгеләргә президент тәкъдим итте. Түләүләр 1 апрельдән исәпләнә.

Әлеге ярдәм кеше башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр өчен билгеләнгән. Сумманы билгеләү өчен мохтаҗлыкка комплекслы бәя биреләчәк. Пособие 12 айга берьюлы билгеләнә.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: