

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 18 апрельдә көннең аязлы-болытлы булуы, бераз яңгыр явуы фаразлана. Көньяк-көнчыгыш районнарда явым-төшемсез. Җил көньяҡ-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 3-8 метр.
Һава температурасы көндез +13, +18 градус, төньякта 8 градускача җылы.
19 апрельдә урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын.
Һава температурасы төнлә +3, +8 градус була, республиканың төньягында 2 градускача салкын. Көндез +7,+12 градус, көньякта +15, +20 градус.
20 апрельдә төнлә урыны белән бераз яңгыр ява, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында җилнең көчәюе мөмкин.
Һава температурасы төнлә +2, +7 градус. Көндез республиканың төньягында +9, +14, көньягында исә +16, +21 градус.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.