Новости
19 Апреля 2022, 05:25

Чүп-чарларга кагылышлы штраф кертелә

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның киләсе пленар утырышында депутатлар «Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон кабул итәргә җыена.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чүп-чарларга кагылышлы штраф кертеләЧүп-чарларга кагылышлы штраф кертелә
Чүп-чарларга кагылышлы штраф кертелә

Закон проекты «ТКО-Башкортстан» дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урынлаштырганда хокук бозган өчен административ җаваплылык билгели. Атап әйткәндә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча урындагы үзидарә органнарына һәм төбәк операторларына штраф кертергә тәкъдим ителә (әгәр алар системага таләп ителгән мәгълүматларны тапшырмаса яки мәгълүматы тулы яки дөрес булмаса). Вазыйфалы кешеләрне –  3-5 мең сум, юридик берәмлекләрне 15-30 мең сумга штраф көтә. Мондый чара башкару дисциплинасын һәм калдыклар белән эш итү системасының нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас