Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2022, 12:15

«Озайтылган көн төркеме» барлык мәктәпләрдә дә булырмы?

Дәүләт Думасы «озайтылган көн төркеме» эшен көйләү турында федераль закон проектын карый башлады, дип хәбәр итте Русия парламенты спикеры Вячеслав Володин.

«Озайтылган көн төркеме» барлык мәктәпләрдә дә булырмы?
«Озайтылган көн төркеме» барлык мәктәпләрдә дә булырмы?

Хәзерге вакытта мәктәпләрнең өчтән бер өлешендә генә озайтылган көн төркемнәре бар, дип билгеләде Володин. Аларны ачу һәм оештыру тәртибе турында карар һаман да белем бирү учреждениеләре карамагында кала.

«Федераль нормаларның мәктәпләрдә озайтылган көн төркемнәрен булдыруны гарантияләве мөһим. Бу мәсьәләне ата-аналар һәм укытучылар белән тикшерергә кирәк», – дип өстәде спикер.

Яңа закон проектына ярашлы, белем бирү оешмасы озайтылган көн төркемнәрен ачу турында карарны ата-аналарның фикерен исәпкә алып кабул итәргә тиеш. Моннан тыш, мондый төркемнәрдә балаларны карау һәм тәрбияләү белән беррәттән дәрескә әзерләнү, түгәрәкләр, секцияләр, мәдәни һәм башка чаралар үткәрү зарур.

«Әгәр закон кабул ителсә, озайтылган көн төркемнәре белем бирү процессының бер өлешенә әверелә. Ата-ана түләвен киметү өчен төбәкләрнең озайтылган көн төркемнәрен өстәмә финанслауга хокугы билгеләнә. Бу мәсьәлә буенча башкарасы эшләр байтак», – диде Вячеслав Володин.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: